Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста бадминтон ярышы җиңүчеләре бүләкләр алды

Районның универсал спорт залында 76нчы һава десанты гаскәрләренең 104нче полкы 2нче батальоны 6нчы ротасы истәлегенә бадминтон кичкә кадәр дәвам итте.

(10 апрель, “Апастово-информ”). 


Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк райондашлар катнашты. Кызыклы һәм мавыктыргыч уенның җиңүчеләре тиз генә ачыкланмады. 
Районның һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов ярыш әле беренче генә ел узса да, аның оешкан төстә баруын һәм дәвамлы булачагын билгеләп узды. 
Мәктәп укучылары, хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәннәр аерым-аерым бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X