Апаста балалар бакчалары нәниләре ГТО нормативлары тапшырды
“Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре үзләренең активлыгын күрсәтте.
(22 март, “Апастово-информ”).
Районда ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Һәркем диярлек бик теләп катнаша. Хезмәт коллективлары да читтә калмый, өлкәннәр дә, хәтта нәни сабыйлар да кушыла. Апасның “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр дә ГТО нормативларын тапшырды. Алар үзләрен актив һәм әзерлекле итеп күрсәттеләр. Бу хакта ГТО тапшыру буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов хәбәр итте.
"Балалар сынатмадылар, биремнәрне дөрес үтәделәр", - ди Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев