Апаста бильярд ярышы уза
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район мәдәният йортында, районның бильярд федерациясе җитәкчесе Фәнис Галәветдинов призларына ярышлар уза.
(2 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бильярд ярышы быел 13нче тапкыр оештырыла.
“Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта 18 яшькә кадәрле балалар ярыша, 13.00 сәгатьтә ирләр көч сынаша. Теләүчеләр үзләрен бильярд спортында сынап карый ала”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев