Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста Фәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышлары узды

Апасның универсаль спорт залында районыбыз мәктәпләре укучылары һәм аграр көллият студентлары бил алышты.

(15 октябрь, “Апастово-информ”).


Апаста күренекле шәхес, Атказанган колхозчы Фәрит Рәхимов хөрмәтенә традицион милли көрәш ярышлары оештырылды. Келәмдә төрле үлчәү категорияләрендә булган мәктәп укучылары һәм аграр көлллияте яшьләре көч сынашты. Ярышлар Спартакиада кысаларында оештырылды.
Тантаналы өлештә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Көрәшнең абсолют батыры исеменә Чүрибураш авылыннан Раян Нургалиев лаек булды.
Спорт бәйрәменә Фәрит абыйның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар да кайткан иде. Алар яшьләрне бәйрәм белән котладылар һәм киләчәктә дә спортны үз итеп яшәүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев