Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста физкультурачылар көне билгеләп үтелде

12 август – Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, районда төрле чаралар узды.

 

Спорт ярышлары иртәдән үк башланды. Районның үзәк ял паркында “өченче буын” вәкилләре арасында скандинавия йөреше оештырылды. Үзәк стадионда тренер һәм укытучылар арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Апасның Яр буенда 2009-2011 елгы спорт сөючеләр велоярышларда җитезлектә көч сынаштылар. Биредә үк ГТО нормативлары тапшырылды. 
Тантаналы өлештә иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары алды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров котлау һәм хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев