Апаста футбол буенча җәйге сезон ачылды
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, мини-футбол буенча ярышлар узды.
(13 май, “Апастово-информ”).
Әлеге уеннар белән җәйге футбол сезоны да ачылды. Биредә ир-егетләр командалары катнашты.
“Быел да уеннар оешкан төстә узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Азбаба, Апас, Чүрибураш һәм спорт мәктәбе командасы көч сынашты. Уеннар матур үтте. Уеннарның иганәчесе – Илдар Нигъмәтҗанов”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Җиңүчеләр иганәче тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев