Апаста ГТО нормативларын тапшыру буенча кышкы фестиваль узды
Апас универсаль спорт залында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия спорт комплексының кышкы фестиваленең 1 муниципаль этабы үткәрелде.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Фестивальдә Апас, Зур Күккүз урта мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары, район үзәк хастаханәсе, спорт мәктәбе һәм “Алтын алка” Боз сарае хезмәткәрләре катнашты.
“Муниципаль этаптан сайлап алынган иң-иңнәр үз баскычларында Чүпрәледә узачак зона ярышларында көч сынаячаклар. Беренче чиратта, ГТО ярышлары сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы. Шулай ук ул укучыларга Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшырганда өстәмә баллар да бирә”, – ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хикмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев