Апаста “Яшь десантчы” палаткалы лагеренда ГТО нормалары тапшырдылар
Дәвештә “Яшь десантчы” палаткалы лагере җәй дәвамында балаларны үзенә җыя.
(19 июль, “Апастово-информ”).
Лагерьда балалар 7 көн дәвамында ял итә. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла.
“Спорт белән дус булган укучылар ГТО нормативлары да тапшырды. Алар биремнәрдә сынатмады. Тиздән ГТОның билгеләрен дә алачаклар”, - ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев