Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста Кече Болгаер егете Марат Гатауллин истәлегенә хоккей турниры узды

Турнирны Маратның бертуган абыйсы Радик Гатауллин, гаиләсе һәм туганнары оештырды.

(17 февраль, “Апастово-информ”).



Ярышларда барлыгы 7 команда – Апас, Кайбыч, Буа, Кама –Тамагы һәм Татарстанның Төзелеш министрлыгы хоккейчылары көч сынашты. Уен бик кызыклы: яңача 3х3 форматында үтте.
Уеннарга тантаналы төстә старт бирелде.
Хоккейчыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Хоккей – курку белмәс, көчле егетләр уены. Алар бер командага тупланып, бердәмлек, тәрбия һәм егетлек үрнәге күрсәтәләр. Уеннар уңышлы узсын!”, - диде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин турнирны даими рәвештә оештыручы, бертуганы Марат турында якты истәлек саклаучы, яшьләр арасында хоккей спортын үстерүгә зур көч куючы Радик Гатауллинга, гаиләсенә олы хөрмәтен белдерде.
Хоккей турнирында мәрхүм Марат Гатауллинның әти-әнисе, туганнары да катнашты.
“Энем Марат 14 яшендә фаҗигале төстә арабыздан китте. Ул бик тырыш, ярдәмчел иде. Спортны үз итте. Хоккейны аеруча яратты. Бик күп ярышларда катнашты. Аны һәрчак сагынып искә алабыз. Ел саен энемнең якты исәлегенә багышлап, хоккей турниры уздырырга тырышабыз. Бүгенге турнирны оештыруда туганнарыбызның өлеше зур. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче абыебыз Ильнур Закиров та ярдәм итте. Безнең гаилә һәрчак бердәм һәм бергә”, - диде бертуганы Радик Гатауллин.
Ул шулай ук турнирны үткәрүдә теләктәшлек күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Туганнары, якыннары Марат турында якты хатирәләре һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
“Энебез Марат - безнең күңелләрдә. Аны белгән кешеләр дә, белмәгән кешеләр дә бүгенге уеннардан тәм һәм кызык табалар икән, димәк, аның исеме мәңге яши”, - диде апасы Гөлүсә Закирова.
Маратның әнисе Гөлфирә Гатауллина улы турында якты истәлекләр саклап яшәгән туганнарына, хоккей турнирын оештыручылар олы хөрмәтен белдерде.
“Улымның рухы шат булсын. Аны искә алган һәркемгә сәламәтлек һәм бәхет телим”, - диде Ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев