Апаста мини-фубол җиңүчеләре билгеле
Апаста мини-футбол ярышлары узды. Анда 30 яшьтән өлкәнрәк спорт яратучылар катнашты.
(27 июль, “Апастово-информ”).
Турнир “Без яшь әле” исеме астында узды. Биредә яшьтән футбол белән шөгыльләнүче райондашлар катнашты.
“3 команда катнашты. Апас командасы, Апасның спорт ветераннары командасы һәм Азбабаның “Бердәмлек” командалары көч сынашты. Ярыш бик кызу барды”, - ди Ленар Мотыйгуллин.
Нәтиҗәдә, беренче урынны – Апас, икенче урынны – спорт ветераннары, өченче урынны Азҗаҗа командасы яулады.
“Бу төр ярыш районда әле беренче генә тапкыр узды. Киләчәктә дә дәвамлы булып дип уйлыйбыз”, - ди ярышларны оештыручы Ленар Мотыйгуллин.
Фини-футбол ярышларын ачу һәм бүләкләү тантанасында районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев