Апаста Рәмис Гыйззәтов призларына волейбол ярышлары узды
Апаста яшәүче Рәмис Гыйззәтов һәр ел саен үзенең туган көнендә волейбол ярышлары уздыра.
(24 март, “Апастово-информ”).
Быел әлеге ярышлар унынчы тапкыр узды һәм волейбол сөючеләрне үзенә җыйды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров күп командалар тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтовка яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Рәмис Гыйззәтов районда волейбол спортын үстерү өчен зур көч куя. Ул өйрәткән кызлар республика күләмендә дә үзләрен танытырга өлгерде. Уңышлар киләчәктә дә дәвамлы булсын”, - диде Ленар Хантимиров.
Ачылу тантанасында район мәгариф бүлеге вәкилләре, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова катнашты. Спортчыларга уңышлар теләп, ярышларны башлап җибәрделәр.
Җиңү җиңел генә бирелмәде. Шулай да, Рәмис Гыйззәтов җитәкчелегендәге Апас спорт мәктәбе командасы 1 һәм 2 нче урыннарны яулады. Өченче урында - Зөфәр Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге Каратун мәктәбе командасы.
Бүләкләү өлешендә Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашты. Алар әлеге ярышның мөһимлеген ассызыклап, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев Энҗе Шаһиәхмәтовага ГТОның алтын билгесен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев