Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста районкүләм бадминтон турниры узды

Ярышларда район оешмаларының хезмәт коллективлары көч сынашты.

(26 февраль, "Апастово-информ").
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бадминтончыларны сәламләп, кордта осталыгын сынады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев та район хакимияте коллективы командасы данын яклап уйнады.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов районда бадминтон уенының популярлашуын билгеләп узды.
"Барлык катнашучырга олы рәхмәтемне белдерәм һәм җиңүләр телим", - диде ул.
Барлыгы 15 оешмадан килгән 43 бадминтончы команда данын яклады һәм шәхси беренчелек өчен дә уйнады. Уеннар берьюлы ике кордта барды. Ярыш шартлары буенча спортчы ике җиңелүдән соң, уеннан төшеп калды.
Катнашучылар уеннан тыш ГТО нормативларын тапшыру буенча да үзләрен сынап карады. Район хастаханәсенең участок табибы Алексей Травин  ГТО нормативларын тапшыру буенча Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексының махсус билгесе белән бүләкләнде.
Көн дәвамында барган бадминтон турнирының җиңүчеләре дә иң көчлеләр иде. Командалар арасында беренче урынга спорт мәктәбе, икенче урынга район хакимияте, өченче урынга Иске Йомралы мәктәбе командасы ия булды. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында беренче урынны Алена Антонова, икенче урынны Эльвира Амирова, өченче урынны Гөлнара Зарипова, ир-егетләр арасында беренче урынны Альмир Гыйльметдинов, икенче урынны Зөфәр Нигъмәтҗанов, өченче урынны Руслан Нургалиев яулады. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук озак еллар бадминтон ярышларында катнашып, җиңүләр яулаган өлкән бадминтончылар Зөфәр Зәмдиханов һәм Алмаз Хәмдиев тә хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җиңүчеләргә ихлас котлауларын ирештерде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев