Апаста республикаүләм финал ярышлары уза
Апаста социаль фонд хезмәткәрләренең республикакүләм Спартакиадасы бара.
(14 июнь, “Апастово-информ”).
Әлеге чараны республика социаль фонд идарәсе белән берлектә Апас районы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге оештырган.
“Апас районы спорт мәйданчыкларында республика социаль фонды хезмәткәрләренең финал ярышлары бара. 6 район командасы көч сынаша. 100дән артык кеше кабул иттек. 6 төрдәге спорт ярышында 60тан артык спортчы көч сынаша”, - ди районның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
Социаль фонд хезмәткәрләре бадминтон, футбол, волейбол, кул көрәше, йөзү һәм теннис ярышларында беренчелек өчен көрәшә.
Финал ярышларын ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, республиканың социаль фонд идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин, районның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов катнашты.
“Хөрмәтле спорт сөюче дуслар, бүген финал ярышлары өчен безнең мәйданчыкны сайлавыгызга бик шатбыз. Спартакиада - ул хезмәткәрләрнең сәламәт яшәү рәвешен кайгырту, ул шәп кәеф, көч һәм җиңүләр бүләк итә. Бүген дә җиңү иң көчлеләр кулында булсын”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Республиканың социаль фонд идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин әлеге ярышның берничә этаптан торуын һәм бүген финал өлешенә килеп җитүләрен билгеләп узды.
Ярышны ачу тантанасы район мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары, “Хыял” төркеменең биюләре белән үрелеп барды.
Ярышлар дәвам итә. Җиңүчеләр хакында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев