Апаста «Спорт сөюче гаилә” фестивале узды
Райондашлар Яңа ел бәйрәмнәрен хәрәкәттә уздыра, спорт чараларында катнаша.
(4 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Бәйрәмнәр белән бергә ачык һавада спорт чараралары да оештырыла. Апасның “Чаңгы шуу” базасы да шат авазларга күмелде. Биредә чаңгы шуарга яраткан гаиләләр арасында ярышлар оештырылды. Әти-әниләр нәни балалары белән бергәләп чаңгыга бастылар, җитезлекләрен сынадылар. Аларга якыннары көч-куәт биреп торды, хәтта кояш та елмайды. Фестиваль катнашучыларын районның спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов һәм спорт объектлары җитәкчесе Ирек Яраханов сәламләде.
“Кышкы матур көндә гаилә белән бергәләп чаңгыда шуу бик күңелле һәм сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Барыгызга да уңышлар телибез”, - диделәр алар.
Ярышлар күтәренке рухта узды, җиңүчеләр татлы күчтәнәчләр һәм Грамоталар алды. Биредә ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булдырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев