Апаста Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе Кубогына ярышлар уза
Хоккей турнирында 2015нче елгы яшь хоккейчылар көч сынаша.
(15 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апасның боз сараенда кунакларны җылы каршы алдылар. Хоккей турниры тантаналы төстә ачылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров яшь хоккейчыларны сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның мөрәҗәгатен җиткерде.
Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе җитәкчесе Владимир Суслов Апаста хоккей белән шөгыльләнүче балалар өчен зур мөмкинлекләр булдырылуын һәм ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды, район җитәкчелегенә, “Алтын Алка” боз сарае хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хоккейчыларга уңышлар юллады.
“Алтын Алка” боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов 55 еллык гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Җитәкчегә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да изге теләкләре ирештерелеп, Рәхмәт хаты тапшырылды.
Хоккей Федерациясе беренчелегенә узучы турнирда Казан, Ульян, Буа шәһәрләреннән килгән 5 команда көч сынаша. Апас данын боз сараенда шөгыльләнүче “Алтын Алка” командасы яклый. Ярышлар өч көн дәвамында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев