Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан спорт чаралары уза

Бәйрәм уңаеннан райондашларыбыз өчен спорт үзәкләрендә төрле чаралар оештырылды.

(4 ноябрь, “Апастово-информ”).


Районыбыз яшьләр эше һәм спорт бүлеге бәйрәм уңаеннан спорт чаралары графигы төзеде. План нигезендә, “Алга” яшүсмерләр клубында самбо түгәрәгенә йөрүче балалар өчен “Капитан” уеннары оештырылды, “Дельфин” бассейнында өлкәннәр “Бәхетле картлык” чарасында бушлай йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, Апас спорт мәктәбендә яшь спортчылар футбол һәм волейбол уйнап көч сынаштылар, “Алтын алка” Боз сараенда балаларга әти-әниләре белән бергәләп ирекле шуу мөмкинлеге тудырылды.
Ял, бәйрәм көннәрен, спорт белән дус булып, файдалы үткәрик!
Бәйрәм чаралары дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев