Апаста хоккей ветераннары арасында ярышлар узды
“Алтын алка” боз сараенда Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан хоккей ярышлары узды.
(3 май, “Апастово-информ”).
Республикакүләм ярышларда 50 яшьтән өлкәнрәк хоккей ветераннары катнашты.
“Мондый төрдәге ярышлар районда беренче генә тапкыр уза. Биредә 6 команда катнашты. Апас, Питрәч, Саба, Арча, Балтач, Кукмара районыннан килгән хоккейчылар кызу уеннар күрсәтте”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Ярышта иң җитезләр дә ачыкланды. 1 урынны –Арча, 2 урынны – Балтач, 3 урынны – Апас командасы яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев