Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста “Йолдыз” газетасы кубогына 57нче эстафета узды

“Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды.

(7 май, “Апастово-информ“).


Ул Бөек Җиңүнең 76 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 89 еллыгына багышланган иде һәм “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 7, төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 15 команда катнашты.

Эстафета оешкан төстә башланып китте. Тантанада район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты.

Ярыш элеккеге традициягә тугры калып Апас урамнары буйлап узды. Район эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлеге, “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Алар спорт сөюче балаларның сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге сагында торды.
Урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 1 урында – Зур Күккүз, 2 урында – Апас, 3 урында Морзалар мәктәбе командалары.
Төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 1 урында – Чүрибураш, 2 урында – Каратун, 3 урында – Зур Күккүз мәктәбе командалары.
Һәр елдагыча, быел да Зур Күккүз мәктәбе укучыларының ике командасы да җиңүчеләр сафында.
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева ярышны оештыруда булышкан, ярышларда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Укучыларга Мактау Грамоталары, бүләкләр һәм кубок бирелде. Ярышның иганәчеләре – Ринат Миначев һәм Гөлүсә Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X