Апаста зонакүләм “Кэс-Баскет” ярышлары бара
Апаста “Кэс-Баскет” Бөтенроссия ярышларының девизиональ этабы башланды.
(23 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ярышта Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Югары Ослан районнарыннан кызлар һәм егетләр катнаша.
Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Спортчылар Апас урта мәктәбе спорт залында һәм Апасның универсаль спорт залында көч сынашалар.
Чемпионатның мәктәп баскетбол лигасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгыннан белгеч Лариса Габитова, район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, ярышларның бөтендөнья категорияле баш хөкемдары Владимир Тарасов катнашты һәм ярышчыларга уңышлар теләделәр.
Уеннар ике залда бара. Беренче көнне сайлап алу туры, икенче көнне финал ярышлары узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев