Дәүләки мәктәбендә «Әти-әниләр белән юл кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән чара үткәрелде
25 нче сентябрь, Дәүләки мәктәбендә, 2024 нче ел Гаилә елы уңаеннан, әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан «Әти-әниләр белән юл кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән чара үткәрелде.
(30 сентябрь, «Апастово-информ»)
Чараны югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, "ЮИД" мәктәп кружогы житәкчесе Хөсәенова Венера Фирдинант кызы оештырды. Әлеге чарада Казан шәһәрендә урнашкан ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" Буа бүлекчәсе җитәкчесе Мурзакова Сиринә Мәсгуть кызы, районыбызнын ЮХИДИ җитәкчесе Гәрәев Румбик Вазыйх улы , мәгариф бүлеге методисты Биктахирова Эльмира Габдрахман кызы катнаштылар. Салаватуллиннар, Хәсәновлар, Сергеевлар, Мирзонаимовлар, Вәлиевлар гаиләләре юл йөру кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, велосипедта төрле биремнәр үтәделәр. Бер гаилә дә сынатмады, төрле номинацияләр буенча бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев