“Дельфин”да яшьләр оста йөзә
“Дельфин” бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Биредә мәктәп укучылары катнашты.
(25 май, “Апастово-информ”).
Бәйгедә катнашучылар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Алар 50 метрга йөзеп, ГТО нормативларын да үтәде. Әлеге хакта ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов хәбәр итте.
Ярышта 1 урынны - Бородин Даниил,
2 урынны - Назиев Чингиз,
3 урынны Идиятов Данир алды.
Кызлардан :
1 урында - Мөхәммәтҗанова Зилә,
2 урында - Вәлиуллина Венера.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев