“Дуслык безне берләштерә”
Апасның яшь спортчылары Республика көне уңаеннан гаилә уеннарында очрашты.
(29 август, “Апастово-информ”).
Спорт үзәкләрендә бәйрәм рухы хакимлек итте. Чараларда балалар белән бергәләп әти-әниләр дә катнашты.
“Гран-Тау” футбол манежында әтиләр һәм яшь футболчылар командалары мәйдан тотты. “Алтын Алка” боз сараенда әтиләр һәм балалар командалары көч сынашты. Аларга әниләр, сеңелләр һәм апалар көч-куәт биреп торды.
Күңелле ярышларда катнашучыларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләде. Ул республикада массакүләм спорт дәрәҗәсенең үсешен, спорт инфраструктурасы объектларының ел саен саны арта баруын билгеләп узды. Шулай ук районда да спортка, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелүен, соңгы елларда яңа спорт объектлары сафка басуын әйтте.
“Спортны районда бик күп балалар, яшүсмерләр үз итә. Төрле төрләре белән шөгыльләнәләр. Моның өчен мөмкинлекләр дә зур. Бассейн, Боз Сарае, универсал спорт залы эшләп тора. Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус чаңгы базасы бар. Яңа гына үз ишекләрен ачкан “Гран-Тау” футбол манежында футболны яратып уйнаучылар махсус шөгыльләнәләр. Зур, иркен футбол мәйданчыгы һәм ябык теннис корты да төзелә”, - диде Ленар Мотыйгуллин.
Апас спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин Республика көне белән тәбрик итеп, спортны үз итеп яшәүче гаиләләргә, балаларга изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев