“Яшь десантчы” лагеренда ял итүчеләр ярышларда катнаша
Дәвештә “Яшь десантчы” палаткалы лагеренда ял итүчеләр спортта көчләрен сыный.
(28 июнь, “Апастово-информ”).
“Биредә 70 бала ял итә. 25 бала үзебезнең районнан. Лагерьда балалар 7 көн дәвамында ял итәчәк. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Бу көннәрдә Бөтенроссия Олимпия көненә багышланган "Яшь десантчы" лагеренда ял итүче балалар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев