Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иске Әнәледә бильярд ярышлары үтте

Иске Әнәле авылы клубында яшьләр арасында Наил Гобәйдуллин призларына бильярд ярышы узды.

(24 февраль, "Апастово-информ").

Бу ярышлар инде традициягә әверелгән.

Иганәче -  Иске Әнәле авылы егете, кече Ватаны өчен җан атып яшәүче, РФ Атказанган авыл хуҗплыгы хезмәткәре Наил Гобәйдуллин.

Ярыш бильярд спорты Федерациясе  председателе Фәнис  Галәветдинов хөкемдарлыгында һәм судья ярдәмчесе Сөнгатуллин Тимур ярдәмендә барды.

" Ярышта катнашкан иң өлкән кеше Гимадиев Хәлим абыйга аерым бүләк тапшырылды.  Бильярд спортын үз итүче яшь буын арасында беренче урынга Загидуллин Әмир, икенче урынга Сибгатуллин Рәмис һәм өченче урынга Нурмухаметов Айратлар чыктылар", - дип хәбәр итә клуб мөдире Альмирә Сәлахова.

"Иң мөһиме шул:  уеннарда бик теләп катнашалар, кагыйдәләрен төгәл үтиләр, буш вакытлары заяга үтми. катнашучылар да, тамашаны күзәтеп торучылары да бик кәнәгать", - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев