Өч буын вәкилләре шахмат уеннарында көч сынашты
Апас “Яшьләр” үзәгендә “Буыннар бәйләнеше” дип исемләнгән республикакүләм турнирның район этабы узды.
(28 март, “Апастово-информ”).
Әлеге шахмат турниры “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты һәм “Бердәм Россия” “Өлкән буын” федераль партия проекты кысаларында узды. Уеннарны Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе районның спорт һәм яшьләр бүлеге белән берлектә оештырды.
Ярышның төп максатлары - балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат уеннарын популярлаштыру, гайлә кыйммәтләрен ныгыту һәм иң көчле шахматчыларны барлау.
Шахмат уеннарында олысы да, кечесе дә зирәклеген сынады. Уеннарда барлыгы 10 гаилә катнашты.
Апастан Талия апа Фәйзуллина шахмат уйнарга мәктәптә укыган чагында, лагерьда өйрәнгән. Ярышларга ул улы Руслан һәм оныгы Раян белән килгән.
“Шахмат уены бик мавыктыра. Аны төрле ысуллар белән уйнарга мөмкин. Төрле сайтларда телефон, планшет аша да ярышып була. Укытучы булып эшләгәч, оныгымны шахмат түгәрәкләрендә уйнарга үзем өйрәттем. Хәзер ул төрле шахмат ярышларында катнашып, урыннар яулый. Шахмат уенын гаиләбез белән яратып уйныйбыз”, - ди Талия апа.
“Гадәти булмаган ярышлар уздырабыз. Биредә әби-бабайлар да, аларның оныклары да, әти-әниләр дә бар. Максатыбыз буыннар чылбырын ныгыту, районда спортны җанландыру”, - дип сөйли Фәрит абый Кәлимуллин.
Зур Күккүздән улы Илдар, оныгы Асель белән килүче Айрат абый Таһиров та көчле шахматчы икән. Ул бу уенның тормышта да ярдәм итүен, кешене тәртипкә, логик фикерләүгә өйрәтүче шөгыль булуын әйтеп узды.
“Шахмат уены күңел ачу өчен түгел, ә зирәклегеңне, тапкырлыгыңны сынау өчен бер шөгыль ул. Шулай да ул бик мавыктыра. Коралланган ике армия көч сынаша бу уенда. Монда пехота да, кавалерия дә бар. Алар арасында көчле көрәш бара. Кем җиңәр? Менә шунысы җәлеп итә дә инде”, - ди Айрат абый.
Уенда катнашучы һәр гаиләгә дә “Бердәм Россия” партиясе һәм “Яшь гвардиячеләр” оешмасы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев