Район укучылары җитезлекләрен сынады
Апасның яр буенда йөгерү ярышлары узды.
(29 октябрь, “Апастово-информ”).
Яшь йөгерешчеләрне районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Яраханов сәламләп, уңышлар теләде.
“Уңышлар, зур җиңүләр телим. Каникулыгызның һәр көне файдалы һәм истә калырлык итеп узсын”, - диде ул.
Егет-кызларның иң җитезләре җиңү яулады. 2010-2012нче елгы Каратун егетләренә хәтта тиңнәр дә булмады. Алар призлы - беренче, икенче, өченче урыннарны кулларыннан ычкындырмады. Апас мәктәбенең 5нче “А”сыйныфы укучысы Алия Шәрәфуллина бу юлы беренче урынны яулады.
Укучылар ярыш барышында ГТО нормативлары да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев