Районның яшь спортчылары “Рубин”-“Зенит” командалары уенын тамаша кылдылар
Яшь футболчылар, хоккейчылар һәм Каратунның волейболчы кызлары 14 август кичендә Казан шәһәренә сәяхәткә бардылар.
(15 август, “Апастово-информ”).
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итүенчә, яшь спортчылар өчен күңелле сәяхәт районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге һәм “Рубин” футбол командасы тарафыннан оештырылган.
“Барлыгы 50 гә якын бала уңайлы автобуска утырып, Казан шәһәренә юл тоттылар. Аларга кайбер әти-әниләр дә кушылды. Бу кичтә “Ак Барс Арена” стадионында “Рубин” һәм “Зенит” командалары очрашты. Балалар уенны зур кызыксыну белән карадылар. Яраткан футболчылары өчен җан атып, көч-куәт биреп тордылар. Ә яшь футболчылар исә атаклы футболчыларның уен алымнарын күзәтеп, тәҗрибә тупларга тырыштылар. Уен балаларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Әти-әниләрдән дә бик күп рәхмәт сүзләре килеп иреште”, - дип хәбәр итте Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев