Районның яшь хоккейчылары хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алдылар
Апасның боз сараенда районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы һәм чик сакчылары җәмгыяте Кубокларына һәм медальләренә ачык хоккей турниры узды.
(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Ачык хоккей турниры патриотик рухта үтте. Бозда яшь хоккейчылар очрашып, көч сынашты. Аларга Ил алдындагы хәрби бурычларын батырларча кайнар нокталарда үтәгән әфганчылар, чик сакчылары көч биреп торды. Яшь хоккейчы егетләр сынатмады, матур уен күрсәттеләр. Җиңүчеләр батыр Ил уллары кулыннан Кубоклар һәм медальләр алдылар.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин һәм районның чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин егетләргә тормышта да үҗәт, тырыш, куйган максатларына ирешүчән һәм туган Илне яратырга, намуслы булырга киңәш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев