Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Россия командасы хоккей буенча 2026 елгы дөнья чемпионатында катнашудан читләштерелде

Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) Россия җыелма командасының оешма химаясында уза торган турнирларда катнашудан читләштерелүен озайтты.

  Шул сәбәпле, Россия җыелмасы 2026 елда Швейцариядә Дөнья чемпионатында катнашмый. Бу хакта Россия Хоккей федерациясендә хәбәр иттеләр.

  Хәзерге вакытта 2026 елгы Олимпиадага кертү турында төгәллек юк.

  Искәртик, Россия җыелма командасы IIHF турнирларыннан 2022 елның февраленнән читләштерелде.

  Россия командасы - дөнья беренчелекләрендә җиңүләр саны буенча дөньяда иң титуллыларның берсе. Россия җыелма командасы (СССР казанышларын исәпкә алып) хоккей буенча 27 тапкыр дөнья чемпионы булды. Соңгы тапкыр Россия командасы 2018 елда Дөнья чемпионатында җиңде.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-komandasy-xokkei-buenca-2026-elgy-donya-cempionatynda-katnasudan-citlasterelde-5899961

Фото: «Татар-Информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев