Табар Черкене мәктәбе укучылары ГТО нормативлары тапшырды
ГТО тапшыруга Табар Черкене мәктәбе укучылары да кушылды.
(20 май, “Апастово-информ”).
Районда ГТО тапшырудан беркем дә читтә калмый. Хезмәт коллективлары, өлкәннәр белән бергә яшь буын да сынатмый.
Табар Черкене мәктәбе укучылары да үзләрен төрле этаплар буенча сынады. Әлегә кадәр Апас мәктәбе укучылары ГТО тапшырган иде.
“ГТО нормативларын һәр коллектив үтә ала. Бары тик ГТО нормативлары буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамовка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон – 89196994243“, – ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев