«Трактор тарту өчен баһадир көче кирәк»
Бүген Питрәч районында җиденче тапкыр “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды.
(1 август, “Апастово-информ”).
Әлеге кызыклы чарада апаслылар да катнашты. “Богатырские забавы” дип исемләнгән ярышта безнекеләр дә бик актив булдылар.
“12 районнан килгәннәр иде. Без дә бик матур чыгыш ясадык. Бик күңелле булды. Командабыздан Апас егете Павел Шатунов трактор тарту буенча көчен сынап, өченче урынга лаек булды. Әлеге күренешне хәтта күзәтүе дә җиңел түгел. Ә Павел баһадир көчен күрсәтеп күпләрне шаккаттырды, - дип хәбәр итә “Алга” яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев