Волейбол ярышларының бүләкләү тантанасы узды
Апас мәктәбе укытучысы Рәмис Гыйззәтов призларын иң көчле волейболчылар алды.
(21 март, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбендә барган волейбол ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүче командаларга Мактау грамотасы, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Беренче һәм өченче урыннарда Апас урта мәктәбе командалары. Икенче урынны - Каратун мәктәбенең волейболчы кызлары яулады. Апас урта мәктәбе укучысы Азалия Хәмидуллина иң яхшы уенчы булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев