Хоккей ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды
“Алтын алка” яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннарының нәтиҗәләре билгеле булды Бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - Яңа гасыр” иҗтимагый Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты.
-Өч көн дәвамында барган уеннарны бик сокланып күзәттек. Районнарда балаларыбызга, яшьләребезгә шөгыльләнү өчен, спортны җәелдерү өчен зур мөмкинлекләр тудырулары, яңа корылмалар төзергә ярдәм итүләре өчен Республикабыз җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә бүген исә зур, якты, матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Татарстан спорт министрлыгына, Татарстан Хоккей Федерациясенә, “Яңа гасыр” иҗтимагый Советына да рәхмәтебез чиксез. Җиңүче командага тагын да зуррак уңышлар телибез, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Республика кунаклары да үз чыгышларында әлеге ярышларның мөһимлеген ассызыклап, спортның сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт балалар, сәламәт милләт һәм сәламәт киләчәк икәнлеген билгеләп үттеләр, җылы каршы алулары, уеннарның оешканлык белән узуы һәм турнирны үткәрүгә ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Иң яхшы капкачы” исеменә Апас егете, бүгенге көндә Казанның “Ак бүре” командасы хоккейчысы Тамерлан Хәйдәров лаек булды. Кукмарадан Раиф Гаязов “Иң яхшы сакчы”, Даниил Бондарев “Иң яхшы һ өҗүмче” исемнәрен алдылар. “Иң яхшы уенчы” булып шулай ук Апас егете, хәзерге вакытта “Ак бүре” командасы хоккейчысы Раниль Әхмәтҗанов танылды.
Уеннарда өченче урынны Менделевск районының “Айсберг”, икенче урынны Кукмараның “Олимп” командалары яулады. Казан шәһәренең “Ак бүре” командасы беренче урынга чыкты. Алар Россиякүләм ярышларда республикабыз данын яклаячаклар.
Җиңүче командалар, иң яхшы уенчылар Дипломнар, медальләр һәм Кубоклар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев