Яңа йортта яңа шатлыклар язсын!
Апасның Октябрь урамында урнашкан, моннан 40 еллар элек төзелгән 4 фатирлы, ике катлы кирпеч йортта яшәүчеләр бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерделәр. "Авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү" Дәүләт программасы нигезендә кыска вакыт аралыгында Совет урамында УК "АПК-Апас" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән икешәр фатирлы ике яңа йорт сафка басты һәм хуҗаларына тапшырылды....