БАР ЭШКӘ ДӘ ӨЛГЕРӘЛӘР
Ике килен-килендәш Гөлфизә һәм Гөлчәчәк Гыйниятуллиналар яшь бозаулар үстерәләр. Югары үрчем алыр өчен бар тырышлыкларын куялар алар. Хезмәттән бушаган арада витаминлы үлән көлтәчекләре җыярга да вакыт табалар. Кечкенә-кечкенә көлтәчекләрне бөтен шартын китереп, киптерергә дә куялар.