Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

20 февральдә Апас аграр көллияте үзенең быелгы чыгарылыш курсынан 100 студент белән саубуллашты.

Бу төркемнәрдә укыган 56 егет һәм кыз тракторчы, машинист, шофер һөнәре алды. Аларның 25е быелгы чакырылыш буенча үз белгечлеге буенча хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерде. 15 кеше үзенең укуын башка урта махсус һәм югары уку йротларында дәвам итәчәк, 16 шофер-механизатор "Зөя" агрофирмасында һәм МТК "Ак Барс" колелективларында хезмәт итәргә ниятли....

Бу төркемнәрдә укыган 56 егет һәм кыз тракторчы, машинист, шофер һөнәре алды. Аларның 25е быелгы чакырылыш буенча үз белгечлеге буенча хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерде. 15 кеше үзенең укуын башка урта махсус һәм югары уку йротларында дәвам итәчәк, 16 шофер-механизатор "Зөя" агрофирмасында һәм МТК "Ак Барс" колелективларында хезмәт итәргә ниятли. 29 егет һәм кыз повар, кондитер һөнәренә укыды, 14 кеше гомумтөзелеш мастеры белгечлегенә ия булды. Яшь белгечләр Апас, Кайбыч Тәтеш, Чүпрәле һәм Кама Тамагы Буа районнары, туган авылларында эшкә урнашып, үзенең хезмәт юлын башлап җибәрергә уйлый. Чыгарылыш курс студентларын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтов, көллият директоры Фаил Курамшин белән күпсанлы дуслары, әти-әниләре котлады һәм тантаналы шартларда аларга аттестат-дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев