Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 71 кат җиргә килде яз

    9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре - һәркайсы игътибар үзәгендә булды, рәхмәтнең олысы да алар исеменә яңгырады. Мәңгелек ут яна һәйкәлләрдә, Мәңгелек ут - һәйкәл каршында Илебез 71нче тапкыр Бөек Җиңү язын тантана итте. Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безгә...

    9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре - һәркайсы игътибар үзәгендә булды, рәхмәтнең олысы да алар исеменә яңгырады.

    Мәңгелек ут яна һәйкәлләрдә,

    Мәңгелек ут - һәйкәл каршында

    Илебез 71нче тапкыр Бөек Җиңү язын тантана итте. Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безгә 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.

    9 Май - Җиңү көне уңаеннан район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары үтте. Олысы-кечесе, барлык райондашлар әлеге чарада актив катнашты. Апас урамнары буйлап, шарлар, чәчәкләр, флагчыклар тоткан халык Батырлар Мемориаль комплексы янына җыелды.

    Мәңгелек ут каршына саф-саф тезелгән, батырлар үрнәге булган хәрби киемле райондашларыбыз да бәйрәмгә эчтәлекле бер мәгънә өстәде. Алар арасында интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән егетләр дә, Германия җирендә хезмәт итүчеләр дә, яшь форпостчылар да, районыбызның тәртип сакчылары да, шушы өлкән абыйларыннан калышмаска тырышып атлаучы бакча нәниләре дә бар иде.

    Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, "Бу көн мәңге хәтердә" дигән әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, республика кунагы Илфан Гобәйдуллин, Советлар Союзы Герое, данлы якташыбыз Рем Абзаловның улы Руслан Абзалов катнашты һәм чыгыш ясадылар.

    - Бүген безнең районда икеләтә бәйрәм. Авыл хуҗалыгы районы буларак, без бүген язгы чәчү эшләрен төгәлләдек. Фидакарь игенчеләребезнең хезмәте белән горурлана алабыз. Бөек Җиңү көнен дә бергәләп, күтәренке күңел белән каршы алабыз. Илләр-көннәр тыныч, күгебез аяз булсын. Бәйрәм белән барыгызны да! - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

    Орден-медальләрен тагып мәйдан уртасына килгән сугыш ветераннарына олысы-кечесе чәчәк бүләк итте.

    - Туп шартлаган тавышлар һаман да колакта яңгарып тора кебек. Аз гына тавыштан да сискәнеп куясың. Бар теләгем - илләр-көннәр имин булсын, без күргәннәрне башка беркемгә дә кичерергә язмасын, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп Салаватуллин.

    Биюче һәм җырчы балалар бәйрәмдә үзләренең яңа җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Ветераннар һәм район үзешчәннәре дә патриотик рухтагы җырларын башкардылар. Зәңгәр-аяз күккә тынычлык билгесе булган ак күгәрченнәр, шарлар очты, залп атылды.

    Җиңү безгә зур югалтулар аша килде. Районыбызның 11 мең 148 улы һәм кызы туган нигезләрен калдырып сугышка киттеләр. Аларның 7002се яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Тыныч тормышыбыз хакына чит җирләрдә ятып калдылар. Еллар үтә, буыннар алмашына, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 71 ел вакыт узып киткән. Аның барлык хатирәләрен саклау, буыннан-буынга тапшыру, үлгәннәрнең исемнәрен мәңгеләштерү - исәннәрнең бурычы.

    Реклама

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: