Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас район терлекләрне кышлату чорына зур әзерлек белән керә

Горбунов берләшмәсе Дәвеш бүлекчәсендә терлекләрне кышлату мәсьәләсенә багышланган зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Биредә сигез районның авыл хуҗалыгы белгечләре, терлекчелек өлкәсе буенча консультантлар катнашты. Гүзәл Хилавиева. Терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышлап уздырылган семинар-киңәшмә Дәвеш авылы терлекчелек фермасы белән якыннан танышу белән башланды. Апас, Тәтеш, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама...

Горбунов берләшмәсе Дәвеш бүлекчәсендә терлекләрне кышлату мәсьәләсенә багышланган зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Биредә сигез районның авыл хуҗалыгы белгечләре, терлекчелек өлкәсе буенча консультантлар катнашты.

Гүзәл Хилавиева.

Терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышлап уздырылган семинар-киңәшмә Дәвеш авылы терлекчелек фермасы белән якыннан танышу белән башланды. Апас, Тәтеш, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарыннан җыелган белгечләр ферманың һәрбер эш урынын карап таныштылар. Шулай ук бүлекчәдә кулланылган алдынгы технологияләргә басым ясадылар.

Дәвеш терлекчелек фермасында барлыгы 660 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 350се савым сыерлары. Горбунов берләшмәсенең баш зоотехнигы сүзләренә караганда, бүгенге көндә терлекләр тулысы белән кышлату чорына күчкән. Терлекчелектә булган барлык заманча технологияләр таләпләргә туры китереп башкарыла.

Киңәшмәнең икенче өлеше Дәвеш мәдәният йортында дәвам итте. Биредә 8 айлык эшчәнлеккә һәм семинар эшенә йомгаклар ясалды, нәтиҗәләр яңгырады. - Зона буенча кимчелекләр дә бар, шулай ук уңышлар да сөендерә. Апас районы кышлату чорына аеруча зур әзерлектә керүе белән аерылып тора. Яңа токымлы терлекләр асрау, саф һавада үстерү методын куллану нәтиҗәсен бирә", - диде Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов район тормышы һәм күрсәткечләр белән таныштырды, терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләргә уңышлар теләде.

Айрат Әминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев