Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар җирне яратып эшлиләр

Көзге яңгырларга да бирешмичә кырда тир түгүче механизаторларның эше белән якыннан танышу максатыннан, районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул "Ак барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде. Аннан соң Әлмәндәр берләшмәсенең...

Көзге яңгырларга да бирешмичә кырда тир түгүче механизаторларның эше белән якыннан танышу максатыннан, районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Ул "Ак барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде. Аннан соң Әлмәндәр берләшмәсенең Әҗем авылы янындагы чөгендер кырында булып, эшнең барышы белән якыннан танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренә караганда, агымдагы елда 2732 гектарда чөгендер чәчелгән. Шуның 950 гектарында инде эшләр төгәлләнгән. - Бүгенгесе көндә кырда биш агрегат тулы көченә эшли. Буа шикәр заводына тапшырылган уңыш нәтиҗәләре дә барлык нормаларга туры килә, гектарыннан 400-500 центнерга кадәр уңыш алабыз, - диде ул. Әҗем авылы янәшәсендәге 188 гектарда чөгендер басуы белән танышканнан соң министр соклануын яшерә алмады. - Табигать шартларының бозылуы барыбызны да борчуга сала, әмма Апаста эшне оештыра беләләр. Менә әлеге басу да чисталыгы, тыгызлыгы белән шаккатырды. Яхшы һава шартларында, үзвакытында җыеп алсак, бик күп табыш китерер иде. Шундый уңдырышлы кырларны күргәч, күңел сөенә. Гомумән, апаслылар җирне яратып, тырышып эшлиләр. Бер урында гына таптанмыйлар, яңа технологияләр кулланып алга барырга тырышалар. Күргәнебезчә, кукурузны да 4000 тоннага кадәр бөртеккә суктырып алу мөмкинчелекләре бар аларның. Апаслылар быел да сынатмаслар, барлык кыр эшләрен дә үзвакытында башкарып чыгарлар, дип ышанып калам, уңышлар аларга, - диде республика кунагы.

Айрат Әминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ахметов