Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында нәниләр һәм әтиләр катнашында “Аҗаган” спорт бәйрәме үткәрелде

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында нәниләр һәм әтиләр, дәү әтиләр катнашында "Аҗаган" спорт бәйрәме исә бакча ишегалдындагы тирән кар астына яшерелгән "мина"ларны эзләүдән башланды. Балалары, оныклары бу бакчага йөрүче Олег Харитонов, Илһам Зыятдинов, Алмаз Гарифуллин, Рушан Заһидуллин иң оста "сапер" икән, кар астыннан алар тапкан сюрпризлы "миналарны" балалар чыр-чу килеп...

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында нәниләр һәм әтиләр, дәү әтиләр катнашында "Аҗаган" спорт бәйрәме исә бакча ишегалдындагы тирән кар астына яшерелгән "мина"ларны эзләүдән башланды. Балалары, оныклары бу бакчага йөрүче Олег Харитонов, Илһам Зыятдинов, Алмаз Гарифуллин, Рушан Заһидуллин иң оста "сапер" икән, кар астыннан алар тапкан сюрпризлы "миналарны" балалар чыр-чу килеп "штабка" илтеп тапшырдылар. Балаларны иңнәренә яки чанага утыртып йөгерү, аркан тартышу, башка гаилә спорт ярышларында иң җитезләр - Илшат Вәлиев, Мансур Хәлимов, Илнар Сәлимуллин, Рифат Сәлахов, Васил Хәбибуллин һәм башкаларның җиңүенә суыктан бит алмалары кызарышкан балалары, оныклары шатланышып көч биреп торды, кар көртендә әүмәкләшеп әти-дәү әтиләренә ярдәм итте.

- Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендәге 29 баланың да әтиләре ярышларда бик актив булдылар. Өлкән һәм урта төркемнәрдә тәрбияләнүче сабыйларыбыз да бик сөенеп чыкты бу урам бәйрәменә. Апаста балалар хәзер бик күп туа, бакчабызга бүген 151 бала йөри, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

"Аҗаган" тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, балалар әтиләренә үз куллары белән әзерләгән матур бүләкләрен тапшырдылар, ә тәрбияче апалары аларны чәй-коймаклы, күчтәнәчле бәйрәм табыны артына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев