Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Әфганстан җирендә башларын салган якташларыбызны искә алу көне үтте

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 25 ел тулды. Әфганстан сүзе анда булучыларның, улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яше бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр 15 февральдә, традиция буенча очрашуга җыелды. Егетләр...


Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 25 ел тулды. Әфганстан сүзе анда булучыларның, улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яше бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр 15 февральдә, традиция буенча очрашуга җыелды. Егетләр сугышчан дусларын искә алдылар, район башлыгы белән очраштылар, Батырлар мемориаль комплексына веноклар куйдылар, чәчәкләр салдылар. Очрашуда Әфган җирендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган әфганчы егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре дә бар иде. Алар якыннарын күз яшьләре аша искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев