Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста һөнәр сайлауның мөһимлеген аңлап эш итәләр

Район мәдәният йортында чыгарылыш класс укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары Казан Федераль Университеты вәкилләре белән очрашты. Чыгарылыш класс укучылары өчен аеруча җаваплы ел. Беренчедән - Бердәм Дәүләт сынауларын уңышлы гына тапшыру бурычы куелса, икенчедән - үзенә охшаган, тормышында мөһим роль уйнаучы һөнәр сайлап укырга керү максатын тормышка ашыру тора....

Район мәдәният йортында чыгарылыш класс укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары Казан Федераль Университеты вәкилләре белән очрашты.

Чыгарылыш класс укучылары өчен аеруча җаваплы ел. Беренчедән - Бердәм Дәүләт сынауларын уңышлы гына тапшыру бурычы куелса, икенчедән - үзенә охшаган, тормышында мөһим роль уйнаучы һөнәр сайлап укырга керү максатын тормышка ашыру тора. Менә икенче ел рәттән район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында югары уку йорты вәкилләре белән очрашу үткәрелде. - Безнең балаларыбыз акыллы, белемле булырга тиеш. Бүген алар югары уку йорларына керү бәхетенә ирешәләр икән, районның киләчәге бар дигән сүз. Балаларыбыз, әти-әниләре шушы очрашудан файдалы мәгълүматлар алып, кирәкле имтиханнарга әзерләнеп, үзләре теләгән уку йортына керсеннәр иде. Һөнәр сайлаганда ялгышмасыннар, тормышта да дөрес юлдан барсыннар, - диде район башлыгы. Быел да укучыларны Бердәм Дәүләт имтиханнарына Казан Федераль Университет укытучылары килеп бушлай әзерләячәк. Моның өчен без депутат итеп сайлаган Илшат Гафуровка рәхмәтле, - диде ул. Укучылар һәм аларның әти-әниләре Казан Федераль Университеты, Казан Дәүләт Аграр Университеты, Ветеринария Академиясе, Идел буе Дәүләт спорт һәм туризм Академиясе, Федераль җәзаларны үтәтү Институты, Апас аграр көллияте вәкилләре белән күзгә-күз очрашып аралаштылар, һөнәр сайлау үзенчәлекләре, белгечлек төрләре, уку йортының мөмкинчелекләре турында тулы мәгълүмат алдылар.

- Апас балаларын кочак җәеп каршы алабыз, тулай торакта да аларга һәрвакыт урыннар бар. Белем алучы студенлар турында да яхшы фикерләр әйттеләр килгән кунаклар. Район башлыгы проректор Рияз Минзариповка һәм ректор киңәшчесе Людмила Нугумановага укучыларга һөнәр сайлауда күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге очрашудан әти-әниләр дә бик канәгать калды. - Безне шулай җыеп югары уку йорты вәкилләре белән очраштырган, балаларыбызның киләчәк язмышын кайгырткан өчен район башлыгына чиксез рәхмәтле, - диләр алар. Соңыннан килгән кунаклар белән аерым сөйләшү, киңәшү мөмкинлеге дә бирелде. Кемнең кайсы уку йортына барасы килсә, шуларга сорауларын биреп, якыннан танышып та калдылар. Киләчәктә уңышлар сезгә укучылар һәм әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев