Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Балалар бакчасына түләүләр арта

Яңа елдан балалар бакчасы өчен түләүләр артачак. Бу хәбәр күп кенә әти-әниләрне аптырашта калдырды. Безне нинди бәяләр көтә, компенсацияләр ничек түләнәчәк? Бу хакта белгечләрдән сораштык. - Түләү суммасын билгеләгәндә бакчаның ничә көн, ничә сәгать эшләве, баланың яше исәпкә алына. Шуңа күрә дә, балаларны 12 сәгать тәрбияләүче Апасның "Кояшкай", "Салават күпере",...

Яңа елдан балалар бакчасы өчен түләүләр артачак. Бу хәбәр күп кенә әти-әниләрне аптырашта калдырды. Безне нинди бәяләр көтә, компенсацияләр ничек түләнәчәк? Бу хакта белгечләрдән сораштык.

- Түләү суммасын билгеләгәндә бакчаның ничә көн, ничә сәгать эшләве, баланың яше исәпкә алына. Шуңа күрә дә, балаларны 12 сәгать тәрбияләүче Апасның "Кояшкай", "Салават күпере", Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасы белән 9 сәгать эшләүче авыл балалар бакчаларының бәясе бер үк була алмый. Кайсы гына балалар бакчасын алсак та, 1-3 яшьлек баланы тәрбияләгән өчен түләү белән 3-7 яшьлек баланы бакчага йөрткән өчен түләү арасында шулай ук аерма бар.

2014 елның 1 январеннан бәяләр шактый артачак. Ләкин артык борчылырга кирәкми. Чөнки социаль түләүләр белән акчаның шактый өлеше кире кайтачак. Бәяләр 24 сентябрьдә кабул ителгән "Апас районындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә финанслау нормативларын раслау турында"гы Карар нигезендә билгеләнде. Мисал өчен, 12 сәгать эшләүче балалар бакчасына 1-3 яшьлек беренче яки икенче баласын йөртүче гаилә 2879 сум, 3-7 яшьлек баласын йөртүче 2776 сум акча түләргә тиеш булачак. 10,5 сәгать эшләүче Каратун балалар бакчасына беренче яки икенче 1-3 яшьлек баланы йөрткән өчен түләү - 2497 сум, 3-7 яшьлек бала өчен 2532 сум. Әгәр бала 9 сәгать эшләүче авыл балалар бакчасына йөри икән, 1-3 яшьлек бала өчен - 2138 сум, 3-7 яшьлек бала өчен -2234 сум түләргә туры килә. Өченче яки анардан соңгы бала өчен түләү бермә-бер ким, гаилә сумманың яртысын гына түли, - ди район мәгариф бүлеге белгече Айсылу Мөхәммәтгалиева.

Компенсацияләр түләүне тулырак аңлату өчен социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Алия Гарифуллинага мөрәҗәгать иттем. Ул менә ниләр сөйләде:

- Республиканың Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, агымдагы елның 1 сентябреннән бала бакчада тәрбияләнгән өчен түләнгән акчаны компенсацияләү тәртипләре үзгәрде. Ата-ана түләгән акча төп һәм компенсацияләнүче өлешләргә бүленә. Мисал өчен хәзерге вакытта 3-7 яшьлек бала 12 сәгать эшләүче балалар бакчасына йөрсә, түләгән акчаның 1204 сумыннан, 1-3 яшьлек бала өчен түләүнең 1341 сумыннан гаиләдә ничәнче бала булына карап компенсация түләнелә. (9 сәгать эшләүче балалар бакчасында 1-3 яшьлек балага - 1111 сумнан, 3-7 яшьлек балага - 1043 сумнан). 1 январьдан башлап, республика бюджетыннан түләнелүче бу акчаларга җирле бюджеттан да компенсацияләр өстәләчәк. Димәк, гаилә ике төрле компенсация алачак, - диде ул.

Мисал өчен, гаиләдә 6 яшьлек икенче бала 12 сәгать эшләүче балалар бакчасына йөри. Аларның 1 гаилә әгъзасына 10 меңгә кадәрле керем туры килә. Ул 1 январьдан соң 2776 сум акча түләячәк. Формула буенча исәпләү: 2776 х (100-38%) - 602 (хәзер ала торган компенсация) = 1119 сум (өстәмә компенсация). 2776-1119=1657 сум (компенсацияләр алганнан соң калган түләү).

Икенче очрак: 2 яшьлек беренче бала авыл балалар бакчасына йөри. Һәр гаилә әгъзасы 10 мең сумга кадәр керем ала. 2138 (1 январьдан билгеләнгән түләү) х (100-60%) -222 (беренче бала булган өчен компенсацияләнүче өлешнең 20%) = 833 сум (өстәмә компенсация). 2138-833= 1305 сум (гаиләдән чыгачак акча).

Өстәмә компенсация барлык кирәкле документларны да җыеп тапшырганнан соң билгеләнә һәм банктагы шәхси счетка күчә. Керемнәр, гаилә составы турында, студентларның уку йортларыннан белешмәлек, балаларның туу турындагы таныклыклары, гариза бирүченең паспорт төшерелмәсе, банктагы счет номерын тиз арада җыеп тапшыру сорала.

Димәк, хафаланырга кирәкми. Кесәдән акчаны чыгарып түләгәндә читенрәк булса да, компенсация акчаларын алгач кырылган кәеф кире кайтачак. Иң мөһиме - балаларыбыз исән-сау булсын да, бакчага барам дип атлыгып торсын!

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев