Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Балалар – безнең киләчәгебез

Районыбыз көннән-көн ямьләнә, матурлана, берсеннән-берсе күркәм, заманча социаль объектлар эшләнә, файдаланылуга тапшырыла. Гомумән, нинди генә өлкәне алсак та, алга китеш күз алдында. Болар барысы да республикакүләм программаларга нигезләнеп эшләнелә. 21 август көнне Свияжский бистәсендә 80 балага исәпләнгән, 60 миллион сумлык балалар бакчасы ачылды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,...

Районыбыз көннән-көн ямьләнә, матурлана, берсеннән-берсе күркәм, заманча социаль объектлар эшләнә, файдаланылуга тапшырыла. Гомумән, нинди генә өлкәне алсак та, алга китеш күз алдында. Болар барысы да республикакүләм программаларга нигезләнеп эшләнелә.

21 август көнне Свияжский бистәсендә 80 балага исәпләнгән, 60 миллион сумлык балалар бакчасы ачылды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык вәкилләре һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнаштылар. Бакча нәниләре искиткеч матур итеп чыгыш ясадылар, рәхмәтлә рен әйттеләр.

- Балалар - безнең киләчәгебез. Аларның һәркайсының шушындый якты, иркен, заманча бакчаларда тәрбияләнергә хаклары бар. Бакча - әти-әниләрнең балаларын китереп калдыру урыны гына түгел, киләчәктә тормышка яраклы итеп тәрбияләү урыны да булырга тиеш. Матур чыгышларыгыз өчен рәхмәт, - диде Президентыбыз һәм бакчага үзенең бүләген тапшырды. Соңыннан ул балалар белән истәлеккә фотога да төште.

Аннан соң республика кунаклары Апастагы "Алтын алка" Боз сарае янында халык белән, район мәдәният йортында район активы белән очраштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

- Республикада булган программаларның барысында да актив катнашасыз, хезмәтегез, яшәешегез күз алдында. Басу-кырларыгыздан мул уңыш аласыз. Гомумән, районның үсеше сезнең тырышлыкка бәйле. Киләчәктә дә уңышларыгыз күп булсын, сынатмагыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев