Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Иң яхшы хат ташучы” Апаста яши

Газетабызда "Иң яхшы хат ташучы бәлки Апаста яшидер?!" дигән язма урын алган иде. Юраганыбыз юш килде. "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" оештырган республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесендә райондашыбыз Гөлсинә Вафина иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм өченче урынга лаек булды. Гөлсинә Вафина моннан сигез ел элек район...

Газетабызда "Иң яхшы хат ташучы бәлки Апаста яшидер?!" дигән язма урын алган иде. Юраганыбыз юш килде. "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" оештырган республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесендә райондашыбыз Гөлсинә Вафина иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм өченче урынга лаек булды.

Гөлсинә Вафина моннан сигез ел элек район почта элемтәсе бүлегенә эшкә килә. Ул бүгенге көндә 497 йортны үз эченә алган 8 урамга газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарата, айлык түләүләр кабул итә. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына яздыртуда кызыксындыру чараларын да таба.

- Һәрбер язылу кампаниясендә үзенә бирелгән бурычны беренчеләрдән булып үти. Ул хезмәт күрсәтүче 497 йортның 447сендә "Йолдыз" укыйлар, - ди район почта элемтәсе җитәкчесе Миләүшә Габитова.

Башкалада узган тәбрикләү тантанасына Гөлсинә апа сөенә-сөенә барды. Ул бу чакыруны хезмәтенә зур бәя, язын-көзен, җәен-кышын иңләгән чакрымнарының нәтиҗәсе дип кабул итте. Вәгъдә ителгән 20 мең сум премияне һәм чәчәк бәйләмнәрен кулына алгач та, шатлыгын иң элек әнисе Асия белән уртаклашты. Ә кояштай балкып торган чәчкәләрне чын күңеленнән җиңүгә омтылыш биргән "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиевага тапшырды. Гөлсинә апа киләсе яртыеллыкта тагын да тырышыбрак эшләп, беренче урынны яулау өмете барлыгын да яшермәде.

1 апрельдән, почта хезмәтләренә хакимият субсидияләренең тукталуы сәбәпле, матбуган чараларына бәяләр артты. Бу, замана җиле, безне дә читләтеп узмады. Иске бәядән язылырга өлгермәгән райондашларыбыз хәзер "Йолдыз" ("Звезда") газетасына 444 сумнан языла ала. Оешмалар өчен - 456 сум.

Тагын бер мөмкинлек, хәзер ерак шәһәрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче "Йолдыз" газетасына языла һәм бүләк итә ала. Аның өчен www.tatmedia.ru сайтында урын алган "Подписка" баннерына аша www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx адресына күчәбез. Бу адреска www.tatpost.ru сайты аша да кереп була. Бу очракта "Интернет подписка" баннерын сайларга. Интернет аша язылган очракта да газета Апас районы эчендә генә таратылачак.

Тагын бер кызыклы яңалык: район газетасын Татарстанның һәм Россиянең барлык төбәкләрендәге шәһәр-авылларда яшәүче якташларыбыз да укый ала. Тик ул өйгә язылып түгел, ә электрон формат белән киләчәк. Моның өчен өйдә компьютер һәм интернет булу гына шарт. Интернет аша язылучыларга газета почта аша алдыручыларга таратылган көнне - чәршәмбе һәм җомга көнне киләчәк. Тулырак мәгълүмат www.apastovo.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев