Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Кабыккүпер авылында Май чабу (Масленица) бәйрәме үтте

Кунаклар, авылдашлар бөтен йоласын туры китереп, кышны озаттылар. Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар кайнар чәй-коймак, шашлыктан авыз итте. Ярминкә рәтләрендә җаның теләгәнне сатып алып була иде. Кыш бабай үзе һәм Яз кызы бизәүле атта авылга килгәч, дөньядагы барлык начарлыклар, ярамаган әйберләрне гәүдәләндергән карачкы яндырылды. Ә аңа кадәр авыл клубы янындагы...

Кунаклар, авылдашлар бөтен йоласын туры китереп, кышны озаттылар. Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар кайнар чәй-коймак, шашлыктан авыз итте. Ярминкә рәтләрендә җаның теләгәнне сатып алып була иде.

Кыш бабай үзе һәм Яз кызы бизәүле атта авылга килгәч, дөньядагы барлык начарлыклар, ярамаган әйберләрне гәүдәләндергән карачкы яндырылды. Ә аңа кадәр авыл клубы янындагы үзәк мәйданда бәйрәм рухы гөрләде. Аякларны тышаулап, капчык киеп йөгерү, ераклыкка себерке ыргыту, кыска дистанцияләрдә йөгерү, аркан тартышу һәм башка күңелле уеннарда, гаилә эстафеталарында катнашучы һәм җиңүчеләргә мәктәп коллективы төрле ярминкәләр үткәреп туплаган табышка алынган бүләкләр бирелде. Җирле мәктәп укучылары бу бәйрәмне аеруча көтте. Һәр сыйныф аңа кагылышлы матур концерт әзерләгән иде, тамашачылар балалар чыгышларын җылы кабул итте. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев, авыл мәктәбе директоры Мөршидә Шәрәфуллина һәм укытучылар башлангычы белән әзерләнгән бу бәйрәмне күрергә район хакимияте вәкилләре дә килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов котлавын һәм матур теләкләрен һәркем зур игътибар белән тыңлады.

Май чабу бәйрәме моның белән төгәлләнмәде, авылда бер үк вакытта "Мин татарча беләм" акциясе дә үтте. Күпләп рус милләте яшәгән авылда татарча биеделәр һәм иркенләп сөйләштеләр, төрле конкурс-викториналарда һәркем бик теләп катнашты, бүләк алды.

Шундый ук Май чабу бәйрәменең Табар Черкене, Биеш һәм Акхуҗа авылларында да үтүе планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев