Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырлардан хәбәрләр көлтәсе

Басуларда эшнең кызып килә торган чагы. Комбайннар тәүлек буе кырлардан кайтып керми, эш ике сменада алып барыла. Бүгенгә 3000 гектар көзге арыш, бодай, арпа уңышы җыеп алынды инде. Көн дә 1000 гектарда эш башкару максаты куела. Бу уракта 4050 гектарда көзге арыш, 7970 гектарда көзге бодай, 7560 гектарда язгы бодай,...

Басуларда эшнең кызып килә торган чагы. Комбайннар тәүлек буе кырлардан кайтып керми, эш ике сменада алып барыла. Бүгенгә 3000 гектар көзге арыш, бодай, арпа уңышы җыеп алынды инде. Көн дә 1000 гектарда эш башкару максаты куела. Бу уракта 4050 гектарда көзге арыш, 7970 гектарда көзге бодай, 7560 гектарда язгы бодай, 7230 гектарда арпа, 1049 гектарда борчак, 480 гектарда солы, 1780 гектарда кукурузны, 600 гектарда көнбагышны бөртеккә суктырып алачакбыз, -ди район авыл хуҗалылы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә: барлыгы 16654 гектарда күп еллык үлән басуларында эшнең беренче этабы тулысынча төгәләнде. 2500 гектары сукаланды. Икенче кат чабылучы басуларда уңыш тагын да югарырак. Үлән чәчелгән барлык мәйданнарның 1200 гектары терлекләргә чабып ашату, 4100 гектары печән әзерләү, 11354 гектары сенаж салуга тотылды. Бүгенгә 13000 тонна печән, 87600 тонна сенаж, 110 тонна яфраказык, дару үләннәре әзерләнде.

Барлыгы 5000 гектар җир көзге чәчүгә әзерләнеп куелды.

Быелгы уракта иң зур эш күрсәткече агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмә кырларында. 3 көндә берләшмәнең 1500 гектарлык басуларында урак төгәлләнде инде. "Апас", "Йомралы" берләшмәсе басуларында уңыш бер гектарга 40 центнер. Әлмәндәр, Дәүләки якларында бер гектар уртача 35 центнер уңыш бирә. Район буенча уртача күрсәткеч-37,1 центнер.

"Урак-2016" эш планының 20 проценты үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев