Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Әниләр ”Ана капиталы” алды.

Ил күләмендә 2007 елдан гаиләдәге икенче бала өчен гамәлгә кергән «Ана капиталы»ннан районда инде 884 гаилә файдаланды. Дәүләт программасында катнашып, 710 гаилә аны алып, законлы төстә файдаланырга да өлгерде, бик күпләр акчасын торак шартларын яхшыртуга, яңа йорт салуга тотты. Бу ел башыннан 75 яшь әнигә тантаналы шартларда сертификатлар бирелде. 23...

Ил күләмендә 2007 елдан гаиләдәге икенче бала өчен гамәлгә кергән «Ана капиталы»ннан районда инде 884 гаилә файдаланды. Дәүләт программасында катнашып, 710 гаилә аны алып, законлы төстә файдаланырга да өлгерде, бик күпләр акчасын торак шартларын яхшыртуга, яңа йорт салуга тотты. Бу ел башыннан 75 яшь әнигә тантаналы шартларда сертификатлар бирелде.

23 сентябрьдә район хакимиятенең кече утырышлар залында «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Сәлахов, район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина икенче балаларын тапкан яшь әниләр-Апастан Ләйсән Гайфетдинова, Гөлчәчәк Сибгатуллина, Аюкөйдергәннән Альбина Гәрәева, Акхуҗадан Валентина Абзалова, Кызылтаудан Гөлнур Ногмановага истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев