Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан өч янгын очрагы теркәлгән

Район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев белдерүенчә, балаларның ут белән уйнавы, саксызлык аркасында өч янгын очрагы теркәлгән. 21 июльдә Апаста "Газель" машинасы яна", дигән хәбәр кергән. Тикшерү эшләре алып барганда, 5 яшьлек баланың әнисе зажигалкасын верандада, бала күзе төшәрлек урында калдыруы билгеле булган. Күзәтүсез калган бала аны табып, кабызып...

Район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев белдерүенчә, балаларның ут белән уйнавы, саксызлык аркасында өч янгын очрагы теркәлгән.

21 июльдә Апаста "Газель" машинасы яна", дигән хәбәр кергән. Тикшерү эшләре алып барганда, 5 яшьлек баланың әнисе зажигалкасын верандада, бала күзе төшәрлек урында калдыруы билгеле булган. Күзәтүсез калган бала аны табып, кабызып уйнаган күрәсең, ялкын телләрендә эрегән газлы кабызгыч машина эченнән табылган. Районда 8 июльдә Карамасар авылында инвалид бала өй эчендә ут белән уйнап янгын чыгарган булса, 5 июньдә Коштавылында бала ишегалдында шырпы кабыза һәм ялкын мунчага үрли. Баланың әнисе тәмәке-шырпыларны бала кулы җитмәслек урынга җыеп куймавы, игътибарсызлыгы аркасында бүген мунча урынында кисәүләр генә аунап ята. Бу шук бала алдагы көндә дә шырпы белән уйнап, янгын чыгара язган. Аны тирә-күршеләре күреп калып кисәтә, әнисенә әйтә. Шулай була торып та, әни кеше чарасын күрмәгән.

Шулй ук әле яңа гына Казанда ут эчендә ике баланың янып үлүе мәгълүм булды. Бу аяныч мисаллар башкалар өчен дә гыйбрәт булсын иде, нәтиҗәләрне үзегез ясагыз. Бу юлысында балалар исән-сау, киресенчә булырга да мөмкин иде бит!!!

Балалар алдында тәмәке тарту, шырпы, ут кабызгычны алар кулы үрелерлек урында калдыру янгын чыгу куркынычын кискен арттыра. Бер-беребезгә, үзебезгә таләпчән, балаларга игьтибарлы булыйк.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев