Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда сайлаулар бара

27 апрель, ягъни бүген Апас һәм Зур Күккүз авыл җирлекләрендә, Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы (өстәмә сайлаулар) муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән бәйрәмчә эшли башлады. Хуҗалык эшләренә тотынганчы халык сайлауга ашыкты. Сайлаучыларга коймак пешеп, чәй кайнап тора. Райондашларымны хөрмәт итеп, тавыш бирүнең...

27 апрель, ягъни бүген Апас һәм Зур Күккүз авыл җирлекләрендә, Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы (өстәмә сайлаулар) муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән бәйрәмчә эшли башлады. Хуҗалык эшләренә тотынганчы халык сайлауга ашыкты.

Сайлаучыларга коймак пешеп, чәй кайнап тора. Райондашларымны хөрмәт итеп, тавыш бирүнең җитдилеген дә аңлап бәйрәмгә килгән кебек килдем, - ди Ясаклы Барыштан Наил абый Зиннуров. Апас үзәк китапханәсендә дә сайлаучыларны бик яхшы әзерлек белән каршы алалар. Сайлау участогына гаиләләре белән тавыш бирергә килүчеләр дә күп. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да урыннарда булып, сайлау барышы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев